World News in Tatar
Июль
2024

Новости за 28.07.2024

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җәмәгать судьяларына гариза бирү таләпләре үзгәрә

2024 елның 1 сентябреннән Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр керә. Шул исәптән, суд боерыгы чыгаруга, аны җәмәгать судьяларына кертү срокларына, аудиоберкетмә төзүгә дә үзгәрешләр керә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков: Кырымдагы барлык лагерьләр махсус контрольдә

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан балалары ял иткән Кара диңгез буендагы лагерьләрдә булды. Җәйнең ике аенда Краснодар краенда һәм Кырым Республикасында 3,5 мең бала һәм яшүсмер ял иткән. Җәй буена барлыгы 5,3 меңнән күбрәк кеше ял итәчәк, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре министрлыгы урынбасары.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Бәһрәйннән килгән катнашучыны Коръән укучылар бәйгесендә җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйннән килгән Мөхәммәд Самир Мөхәммәд Магахедны БРИКС илләре арасында изге Коръән уку бәйгесендә җиңүе белән котлады. Әлеге чара кичә Казанда узды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

БРИКС илләре мөфтиләре Казандагы форумнан соң рухи диалогны арттыруга өметләнә

БРИКС илләре мөфтиләре һәм дин әһелләре «Рухи Ефәк юлы» форумы утырышыннан соң әлеге оешма эшчәнлеге кысаларында рухи диалогны киңәйтүгә өметләнүләрен белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Аксубайның «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр Биләрдә эко-фермада һәм Изге чишмәдә булды

Аксубай районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Биләр тәвә кошлары» эко-фермасына кызыклы экскурсия ясадылар һәм Изге чишмәгә бардылар. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Читать дальше...