World News in Tatar
Август
2024

Новости за 21.08.2024

Tatar-inform.tatar 

Тәрбиягә күп бала алган гаилә Питрәчтә «Гаилә елы»на багышланган конференциядә катнашкан

Яшел Үзән районы Норлат авылында тәрбиягә күп бала алган Миңнуллина-Латыйповлар Питрәчтә «Гаилә елы»на багышланган август конференциясендә катнашкан. Алар шушы районда укытучы булып эшләүче олы кызларына теләктәшлек белдерергә барган. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алу көне була

26 августта Санкт-Петербургның Гавань урамындагы 18-нче йорт скверында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илсур Һадиуллин: Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә

Татарстан мәктәпләрендә укытучыларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә Тукай һәм Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. Тантанада кунаклар һәм Россия башкаласында яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Бикчәнтәев: Камал театрының яңа бинасында спектакльләр дә, штат та артачак

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев театрның яңа бинасында штат, спектакль, чараларның артачагын әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда полиция хезмәткәрләре урамда бер кызны кыйнаган өч ир-атны эзли

Бүген телеграм-каналларда Казанның Фатыйх Кәрим урамында билгесез өч кешенең бер кызны кыйнавы турында хәбәрләр чыкты. Билгеләп үтелгәнчә, аларның берсе кызның башына суккан, икенчесе чәченнән сөйрәп йөргән, ә өченчесе типкәләгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илсур Һадиуллин: Дәрестә телефон кабызу урынына укытучыны тыңларга кирәк

Татарстанда укучылар 1 сентябрьдән дәресләр вакытында кесә телефоннарын куллана алмаячак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Данис Шакиров: «Татар кызы» матурлык бәйгесе генә түгел

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналистлары Бөтедөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты. Ул кызларны ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде һәм бәйгенең төп бурычларын әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Бикчәнтәев: «Зәңгәр шәл» спектаклендә дин әһелләренә каршы бер киная дә юк

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев журналист Рәшит Минһаҗның «Зәңгәр шәл» спектаклендә дин әһелләре мыскыл итеп тәкъдим ителәме», дигән соравына карата фикерен әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камал театры архивындагы композицияләр нигезендә музыкаль спектакль куелачак

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов театрның ноталар сакланган архивын өйрәнеп, музыкаль спектакль әзерләүләрен әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Алексей Дюмин белән очрашты

Хәзерге вакытта эш сәфәре белән Мәскәүдә булган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин белән очрашты. Башкалада узган эш көне турында ТР җитәкчесе телеграм-каналында язган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камал театры Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына Аскар Галимов спектаклен тәкъдим итә

Легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгын Камал театры яшь режиссер Аскар Галимов куячак «Тапшырылмаган хатлар» спектакле белән каршыларга әзерләнә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан яшьләре «Тере флаг» акциясендә катнашты

Бүген Татарстан башкаласында яшьләр иҗтимагый оешмаларының 300дән артык вәкиле РФ Дәүләт флагы көненә багышланган флешмобта катнашты. Чараны «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан укучылары хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнә һәм җыеннар уза башлаячак

2024-2025 уку елыннан башлап мәктәп укучылары «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне урынына «Туган илне яклау һәм иминлек нигезләре»н өйрәнә башлый. Яңа фән 8-11 сыйныф укучылары өчен барлыкка килә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «ИнформУИК» проекты уза: Сайлаучыларның кызыксынуын күрү күңелле

Татарстанның биш шәһәрендә 30 августка кадәр «ИнформУИК» проекты үткәрелә. Сайлау комиссияләре әгъзалары һәм волонтерлар республика халкына 8 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көне һәм анда катнашу ысуллары турында сөйли, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илсур Һадиуллин бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында сорауга җавап бирде

Бердәм дәүләт имтиханын бетерү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бүгенге көндә БДИ – укучыларның белемнәрен бәяләүнең бердәнбер формасы. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чувашиянең Каенлык авылында ремонттан соң яңартылган авыл мәчете ачыла

24 августта Чувашия Республикасы Комсомол муниципаль округының Каенлык авылында ремонттан соң яңартылган авыл мәчете ачыла. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин Гайсә пәйгамбәр мәчетенә кулдан ясалган кыйммәтле тышлы Коръән бүләк итте

Чечняга сәфәре вакытында Россия Президенты Владимир Путин Грозныйда Гайсә пәйгамбәр исемендәге яңа мәчетне карады һәм кулдан ясалган кыйммәтле тышлы Коръән бүләк итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәткә Россиядә балалар ялы өчен кешбэкны кире кайтарырга тәкъдим иттеләр

Россиядә балаларның ялын оештыру өчен юлламалар сатып алган өчен кешбэк түләүне кире кайтарырга мөмкиннәр. Ата-аналарга элеккечә сарыф ителгән акчаларның бер өлешен кире кайтарырга тәкъдим ителә. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга мондый тәкъдимне Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин юллады.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Прогноз погоды на 22 августа

Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на Территории Республики Татарстан с 18 часов 21 августа 2024 года до 18 часов 22 августа 2024 года