World News in Tatar
Август
2024

Новости за 23.08.2024

Tatar-inform.tatar 

Татарстан космонавты Сергей Рыжиков 2025 елның мартында өченче тапкыр галәмгә оча

Россия Федерациясе Герое, тумышы белән Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән булган Сергей Рыжиков Халыкара галәм станциясенә (МКС-73) 73нче озак дәвам итүче экспедициянең төп экипажы составына керәчәк, экипаж Халыкара галәм станциясенә 2025 елның мартында «Союз МС-27» кораблендә юл тотачак. Бу хакта Роскосмосның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның Мәрҗани мәчете реставрациядән соң киләсе атнада ук ачылырга мөмкин

Казанның иң борынгы таш гыйбадәтханәләреннән берсе булган Мәрҗани мәчете реставрация эшләре тәмамланганнан соң инде киләсе атнада ук ачылырга мөмкин. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин шулай дип белдерде. Бу хакта ул җитәкли торган ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Агроном Нияз Галиев: Иң башта корылык җафалады, аннан соң яңгырлар иште

Быелгы урып-җыю кампаниясе игенчеләрне янә бер тапкыр сыный – тулы амбарлар белән кышка керә алырбызмы, югалтуларсыз алтын бөртекләребезне җыеп булырмы? Саба районы «Игенче» хуҗалыгының баш агрономы Нияз Галиев быел авыл хуҗалыгы өчен үзенчәлекле ел булуын әйтә.

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Библиотекари Нурлата провели на улицах города информационно-пропагандистскую акцию «Служба по контракту – твой выбор!»

Участники акции подготовили информационные материалы об особенностях заключения контракта, льготах и социальных гарантиях, которые получают военнослужащие и члены их семей, провели беседы и ответили на вопросы желающих.

Tatar-inform.tatar 

«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Әлфия Миңнуллина белән очрашты

«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашты. Ул балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин Рус теленә һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләренә ярдәм итү советын төзеде

Россиядә РФ Президенты каршында Рус телен һәм илдә яшәүче башка халыкларның телләренә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы төзелде. Шул хактагы указны дәүләт башлыгы Владимир Путин имзалады, документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылды

22 августта Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хөснуллин Миңнехановка Россия Президентының Рәхмәт хатын тапшырды

Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узган тантаналы кичәдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан мэриясе оештырган чираттагы бушлай татар теле курслары тәмамланды

8 июльдән старт алган татар теле курслары барлык теләүчеләр өчен ике төркемдә узды: башлангыч һәм дәвам итүче. Курслар Казан Башкарма комитеты бинасында һәм «Черек күл» паркында узды. Курсны уңышлы тәмамлаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларга һәрвакыттагыча истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу хакта «Милли Казан» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе узды

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе - форумы узды. Форумда катнашучылар «Бүгенге шартларда үсеп килүче буыннарны гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү үзенчәлекләре» дигән темага «түгәрәк өстәл» артында фикер алыштылар. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Арча районы Колачы авылында «Арча читекләре» фестивале булды

Арча районының Колачы авылында «Арча читекләре» этнофестивален уздырдылар. Ул милли аяк киемен җитештерү һөнәренә багышланган. Фестиваль кунаклары татар халкының традицияләре белән таныша алды. Арчаның фольклор, вокал һәм бию коллективлары төрле милләтләрнең мәдәниятын чагылдыручы концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балаларын Чаллы дельфинариена чакырдылар

Чаллыда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе бара. Аның кысаларында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең балаларына акчалата сертификатлар тапшыралар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Чаллы хәрбиләренең балаларын делфинарийга чакырдылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмарада «Россия әләме — дан символы» тантаналы чарасы булды

Кукмараның Комсомол мәйданында «Россия әләме — дан символы» дигән тантаналы чара узды. Бәйрәмгә ветераннар, яшьармиячеләр, ирекле хәрәкәт активистлары һәм шәһәр халкы җыелды. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары тантанага килүчеләргә Россия әләменең миниатюр күчермәсен таратты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иске Шөгер һәм Керкәле авылында беренче сыйныфка баручы балаларга күбек-шоу үткәрделәр

Лениногорск авыл җирлекләрендә беренче сыйныфка баручы балаларны котлыйлар, аларга мәктәп өчен кирәк-яраклар бүләк итәләр. Иске Шөгер һәм Керкәле авыл җирлекләре социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, быел әлеге бәйрәм сюрпризлы да булган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Читать дальше...