World News in Tatar
Август
2024

Новости за 28.08.2024

Tatar-inform.tatar 

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин яшьләргә: Герой булып тумыйлар, мин дә гади авыл егете

Казанда яшьләр оешмалары активистлары Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин белән очрашты. «Урам» экстрим паркында узган чара ачык диалог форматында булды. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Россия Герое мондый очрашуларның мөһим булуын ассызыклады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан активистлары махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар йөк илтте

Татарстан активистлары һәм җәмәгать эшендә катнашучылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте һәм 19 августта аны солдатларга тапшырды. Гуманитар ярдәмне хәрбиләрнең заявкаларын исәпкә алып формалаштырдылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Димитровградта Ринат Илькин татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп чыгарган

Димитровград шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Ринат Илькинның «Гримасы любви» дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Бу турыда Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Түбән Камада капремонт ясалган химия-технология институтын, көллиятне карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында капиталь ремонт эшләре үткәрелгән химия-технология институтында һәм педагогика көллиятендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кайбер пассажирларны төшереп калдырган өчен машина йөртүчеләргә штраф сала башлыйлар

1 сентябрьдән Россиядә машина йөртүчеләрне I төркем инвалидлар һәм инвалид балаларны транспорттан төшереп калдырудан тыя торган закон гамәлгә керәчәк. Дәүләт Думасының транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Федяев шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Пилотсыз очу аппараты Киров өлкәсендәге нефть базасына һөҗүм иткән

Пилотсыз очу аппараты Киров өлкәсенең Котельнич шәһәрендә нефть продуктлары саклана торган резервуарга һөҗүм иткән. Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Түбән Камада капремонт үткәрелгән гимназияне карады һәм портфельләр тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Камада булды, ул биредә капиталь ремонт үткәрелгән Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камалтынов махсус операциядә катнашучы, балалар клиник хастаханәсе табибы белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус хәрби операциядә катнашучы, Республика балалар клиник хастаханәсенең теш казнасы-бит хирургиясе бүлеге табибы Нияз Әхмәдуллин белән очрашты. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Екатеринбургта Татарстан көнен бәйрәм итү кысаларында Татар мәдәнияте көне узды

24 августта Екатеринбургта, Югары Исет буасы яр буенда урнашкан «АТМОФЕСТ» VI Евразия ландшафт сәнгате мәйданчыгында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Татар мәдәнияте көне узды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиялеләрнең бер өлеше өчен бала пособиеләре алуны гадиләштерергә ниятлиләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы кайбер гаиләләр өчен бала пособиеләре алуны гадиләштерергә ниятли. Хөкүмәтнең шул хактагы карар проекты әзерләнгән, дип хәбәр ителә министрлык телеграм-каналында.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

С начала года в Татарстане на диспансеризации выявлено 820 онкологических заболеваний

За 7 месяцев 2024 года на диспансеризации выявлено 820 онкологических заболеваний на начальной стадии. Около 80% злокачественных образований были выявлены на первой-второй стадиях заболевания.

Tatar-inform.tatar 

Ингушетиядә полицейскийлар, православие руханиларына карата терактны булдырмый калганнар

Федераль иминлек хезмәте вәкилләре Ингушетиянең Назрань шәһәрендә һәм Кантышево авылында республика хокук саклау органнары хезмәткәрләре, шулай ук дини объектларга карата терактлар планлаштырган алты кешене тоткарлады. Аерым алганда, алар Сунжа шәһәрендәге Покров Изге Богородица чиркәвенә һөҗүм итәргә җыенган булган. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең иҗтимагый элемтәләр үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда шагыйрь, сәүдәгәр Закир Рәмиев – Дәрдемәндкә бюст ачылды

Кичә Башкортстан республикасы Мәләвез районы Җиргән авылында татар шагыйре, беренче гильдия сәүдәгәр, меценат Закир Рәмиевка (Дәрдемәнд) бюст куелды. Сынны Башкортстанда туып үскән сынчы Илдус Закиров ясаган.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге банклар Русиянең кытай техникасы өчен түләгән акчасын томалый башлаган

Русия кытай техникасы өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре оешмалары аша түләгән, тауар үзе туры Русиягә җибәрелгән. Әмма хәзер әгәр сатып алынган техника Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең үзенә кайтмый икән, мондый түләүләрне томалыйлар диелә.