World News in Tatar
Сентябрь
2024

Новости за 05.09.2024

Tatar-inform.tatar 

Песков: Россиядә хәзерге вакытта мобилизациянең яңа дулкыны турында фикер алышулар юк

Россиядә хәзерге вакытта мобилизациянең яңа дулкыны турында фикер алышулар юк. Бу хакта Владивостокта уза торган IX Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Туризм тармагы вәкилләре БРИКС саммиты алдыннан белемнәрен арттырачак

Казанда Татарстан Республикасы туристлык тармагы вәкилләре өчен «Гостеприимство. Перезагрузка-2024. БРИКС» исемле укулар узачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында тендер материалларында чыгарылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казаннан Һиндстанга туры рейслар булдырырга планлаштыралар

«Аэрофлот» компаниясе Сочи һәм Казаннан Һиндстанга туры рейслар оештырырга җыена. Бу хакта Һиндстанның Россиядәге илчесе Винай Кумар Владивостокта узучы IX Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Кол Шәриф» мәчете галереясендә «Хаҗ. Хисләр һәм тойгылар» күргәзмәсе ачылачак

«Кол Шәриф» мәчетендә XX Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале алдыннан күргәзмә ачылачак. Килүчеләрне 25 фотография һәм Согуд Гарәбстаныннан рәссам Марван Әмин Фатани төшергән ике фильм көтә. «Хаҗ. Хисләр һәм тойгылар» күргәзмәсендә фотосәнгать жанрларының гадәти булмаган кушылмасын күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Хәбиров сайлаулары. "Бердәнбер политтехнология — административ көч"

Быелгы сайлауда Хәбиров теледебатларда катнашмады, билбордларга фотоларын элмәде. Тоташ административ көч кулланганда актив агитация алып баруның кирәге калмады, дип саный сәясәт белгечләре.

Tatar-inform.tatar 

«Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды

4 сентябрь көнне «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм программасының «Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йорты китапханәсендә ТР Язучылар берлеге белән берлектә узды. Биредә җиңүчеләрне диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Фил» кушаматлы Актаныш егете Авдеевкада бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләнде

Актаныш районы егетләре махсус хәрби операциядә үзләренең батыр, кыю, куркусыз икәнлекләрен исбатлап тора. «Фил» кушаматлы Филүс Гәрәев Авдеевкадагы каты бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт сусаклагычы янында кофейня була, душ һәм фонтаннар җиһазландырыла

Әлмәт шәһәр сусаклагычында күп функцияле пляж зонасы булдырылачак. Биредә душ бүлмәләре, чишенү бүлмәләре, фонтаннар җиһазландырыла, шулай ук кофейня барлыкка киләчәк. Бу су янында ял итүне тагын да уңайлы итә. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бердәм сайлау көнендә Чаллыда бушлай концерт тәкъдим ителә

8 сентябрь - Бердәм сайлау көнендә Чаллының иҗтимагый киңлекләрендә бәйрәм чаралары уза, бушлай концертлар оештырыла. Алар көндезге сәгать 10да «Азатлык» мәйданында башлана. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәй районында шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектардан 454 центнер чыга

Зәй районында шикәр чөгендере алу да тулы куәттә бара. Соңгы атнада көннәрнең яңгырсыз, матур торуы бу эшне югары тепмларда башкарырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Зәй яңалылкары» сайтында Энҗе Әгъләмова авыл хуҗалыгы идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камадан биш кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте

Түбән Каманың биш кешедән торган командасы контракт буенча хезмәткә китте. Аларны Үзәк хәрби округ һәм Төньяк флот бүлекчәләренә җибәрәчәкләр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Читать дальше...