World News in Tatar
Сентябрь
2024

Новости за 21.09.2024

Tatar-inform.tatar 

Махсус операция зонасындагы хәрбиләр Кукмарага гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде

Шушы көннәрдә «Кукмара сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга 36нчы колонна гуманитар ярдәмне тапшырып кайтты. 305нче артиллерия бригадасының махсус операция хәрбиләре Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевка һәм районның олы йөрәкле халкына гуманитар ярдәм җыйган һәм алып килгән өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Мәрҗани» мәчетенә Мансур Җәләлетдин урыннына яңа имам-хатиб билгеләнгән - чыганак

Казанның «Мәрҗани» мәчетенә имам-хатиб итеп моңа кадәр Аксубай имам-мөхтәсибе булып эшләгән Равил Зөфәров билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте Мәүлид аена багышланган кичә уздырды

Мәүлид ае уңаеннан үзәк мәчеттә Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган кичә уздырды. Анда Дагестаннан килгән дин белгечләре, имамнар, дин кардәшләр, өлкәннәр, шулай ук яшьләр, балалар катнашты. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда кунакларны кабул итә торган визит-үзәк төзелә

«КАМАЗ» ГАҖдә шәһәр кунакларын кабул итә торган визит-үзәк төзелә. Яңа үзәк автогигант дирекциясе янында, Лев Васильев исемендәге парк-музей территориясендә булачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сахалин өлкәсе имам-мөхтәсибе мөселман хәрбиләр белән очрашты

Сахалин өлкәсе имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Якуп хәзрәт тиздән туган илебез - Россия чикләрен сакларга юл тотачак мөселман хәрбиләре белән мөһим очрашу үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Якшәмбе Татарстанда көчле җил көтелә

Татарстанда якшәмбе көнне, 22 сентябрьдә, җил урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында шундый кисәтү урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Үзбәкстанның ислам цивилизациясе үзәге директоры: Равил хәзрәт бөтен мактауларга лаек

Үзбәкстан ислам цивилизациясе үзәге директоры, Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте рәисе Фирдәвес Абдухаликов Равил хәзрәт Гайнетдин үз адресына әйтелгән мактау сүзләренә лаек дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка сөйләгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан педагогы Россиянең туган тел укытучылары арасындагы бәйгедә икенче урынны алды

Казанның 19нчы гимназиясе татар теле укытучы Ләйлә Гарифҗанова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан янындагы трассада мәктәп укучысы квадроциклда тимер киртәгә бәрелеп үлгән

Бүген Казан – Боровое Матюшино автомобиль юлының 20нче километрында яшүсмер квадроциклда бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Коми мөфтие: Равил хәзрәт бөтен мөселман әһелләренә әти кебек

Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасына кабат Равил хәзрәт Гайнетдин сайлануына шат булуын белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы: Россия YouTube видеохостингының үз тиңдәшләрен үстерергә тиеш

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) белдергәнчә, Россия YouTube видеохостингының үз тиңдәшләрен үстерергә тиеш. Өстәвенә, россиялеләрнең әлеге видеохостингның лаеклы альтернативасы булуы зарур. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Нәфыйгулла Аширов: Аллаһы Тәгалә бердәмлек дип боергач, без шуңа омтылырга тиеш

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов бердәмлек Аллаһы Тәгаләдән боерык булуын искәртте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповка сөйләгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сөембикә манарасы янында пыяла гөмбәз астында үз музее барлыкка килергә мөмкин

Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы һәм Татар халкы, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее арасындагы ишегалды киңлеге пыяла гөмбәз астындагы яңа экспозиция мәйданчыгы итеп үзгәртелергә мөмкин. Музей-тыюлык директоры Илнур Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына биргән эксклюзив интервьюсында мондый проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада 1,4 мең хәрбигә җыенырга ярдәм иттеләр

Түбән Камадагы гуманитар ярдәм пунктында (Химиклар урамы, 72Б) көн саен контрактникларга фронтка җыенырга ярдәм итәләр. Биредә сумкага тутырып һичшиксез кирәге чыгачак әйберләр – эчке кием-салым, чынаяклар, термослар, сәгатьләр, фонарьлар, йоклау капчыклары һ.б. бирәләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Җәббаров: Татарстанда бөртекле культураларны урып җыю ахырына якынлаша

Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып җыю ахырына якынлаша. Бүгенге көндә игеннәр 1,3 миллион гектарда җыеп алынган, бу планлаштырылган мәйданның 99 проценты дигән сүз. Барлыгы 3 миллион 645 мең тонна ашлык суктырылган. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый саннар китерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мишустин Россия Диния нәзарәтенең динара диалогны камилләштерүдәге өлешен билгеләп үтте

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте съезды һәм XX Халыкара мөселман форумында катнашучылар, оештыручылар һәм кунакларны сәламләп, Диния нәзарәтенең динара диалогны камилләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте. Министрлар Кабинеты сайтында шул хакта телеграмма урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Равил Гайнетдинның татар халкы өчен керткән өлешен зур дип бәяләде

Бүген Мәскәүдә XX Халыкара мөселман форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янәдән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган Равил хәзрәт Гайнетдинның хезмәтен югары бәяләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Равил Гайнетдин: Илебездә барган зур вакыйгалар безнең берлегебезне сорый

Бүген яңа срокка Россия мөселманнар Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган Равил хәзрәт Гайнетдин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде һәм бердәм булуның әһәмиятен ассызыклады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар биюләре буенча ябык мастер-класс узды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Илдан» ансамбле «Мәдәниятләр калейдоскобы» фестиваленә әзерлек кысаларында Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең татар якташлыгы студентлары өчен татар биюләре буенча ябык мастер-класс үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...