World News in Tatar

Түбән Камадан бер ханым фатирын арендага биргәндә 500 мең сум акчасын алдырган

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче бер ханым фатирын арендага бирергә омтылып, 500 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

<~>

67 яшьлек пенсионер социаль челтәргә ике бүлмәле фатир тапшыру турында белдерү урнаштыргач, аның белән таныш булмаган кеше элемтәгә кергән. Ул 8 мең сум алдан түләү кертергә әзер булуын әйткән.

<~>

Хатын-кыз картаның номерын, шулай ук өч санлы кодны әйтә, шуннан соң ул телефонга килгән СМС-хәбәрләрнең эчтәлеген хәбәр итә.

<~>

Җинаятьче хатын-кызга артык акчаны күчерүе турында әйтә һәм кире кайтаруын үтенә. Хатын-кыз тикшергән һәм исәптә, чыннан да, 60 мең сум акча булуын ачыклаган.

<~>

Шуннан соң хатын аңа акча күчерә башлый һәм, гомумән алганда, 300 меңгә якын акча җибәрә. Соңрак җинаятьче телефонын өзеп куйган, ә пенсионер тагын 200 мең сум акчасы югалуын ачыклаган.

<~>

Әлеге факт буенча караклык турында җинаять эше кузгатылды.

<~>
 
<~>

<~>

Читайте на сайте