World News in Tatar

Казан - Яшел Үзән трассасында йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казан – Яшел Үзән трассасында йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәт урыныннан видеоны «Татар-информ»га авария шаһиты җибәрде.

<~>

Кадрларда Яшел Үзән ягына таба барганда, Орехово бистәсе борылышы янында бездә эшләнгән җиңел автомобиль борылып басканлыгы күренә.

<~>

Бераз алга таба, юл коймасына терәлеп, зур йөк машинасы туктап калган. Автомобиль шулай ук юлга аркылы урнашкан.

<~>

Авария турында тулырак мәгълүматлар ачыклана.

<~>
 

<~>

<~>

Читайте на сайте