Ташкент шәһәрендә Хәсән Туфанны искә алдылар
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәгендә танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 119 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәне Ташкент шәһәре Татар милли-мәдәни үзәге ярдәме белән «Дуслык» татар-башкорт иҗат берләшмәсе оештырды. Бәйрәмне Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Баймурзина ачты. Әдәби чарада студентлар, мәктәп укучылары, Ташкент шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәге бүлекчәсе активистлары катнашты.
«Дуслык» берләшмәсенә йөрүчеләр Хәсән Туфан шигырьләрен укыды, җырлар һәм халык биюләрен башкарды. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында Габдулла Волков әзерләнгән фильмны күрсәттеләр.