World News in Tatar

Фидан Гафаров автоһәлакәттә үлгән дигән ялган хәбәр таралды

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Социаль челтәрләрдә җырчы Фидан Гафаров автоһәлакәттә үлгән дигән ялган хәбәр таралган.

"Башкортстанның Зианчура районында автоһәлакәттән соң Исәнгол район үзәгендә реанимациядә талантлы җырчы Фидан Гафаров үлгән. Җырчының туганнарының кайгысын уртаклашабыз", - дигән хәбәрне берничә кеше социаль челтәрдә урнаштырды.

"Сезгә дә шундый смс килдеме? Миңа 5 минут эчендә йөзләр шундый смс һәм ишеттеңме, дөресме дигән смслар килде", - дип яза Ләйлә Дәүләтова.

"Моны ишетүгә Фидан абыйга шалтыраттым. Сез чыннан да үлдегезме әллә дип сорадым. Бу хәбәр дөрес түгел, көлә-көлә сөйләште, исән-сау мин, чәй эчеп утырам диде. Үзем дә ишеттем, әллә дөрес микән дип шикләнә үк башлаган идем диде. Аллага шөкер, Фидан абыебыз исән-сау", - дип яза Ләйлә Дәүләтова.

Ул "Мондый хәбәре чыккан кешенең гомере бик озын була диләр, амин", - дип тә өстәгән.

Читайте на сайте