Россиядә ислам теологиясеннән беренче докторлык диссертациясен Дамир Мөхетдинов яклый
(Казан, 21гыйнвар, “Ттатар-информ”). Быел Санкт-Петербург дәүләт университетында Россия тарихында беренче тапкыр ислам теологиясе турында докторлык дессертациясе яклавы планлаштырылган. Аның авторы - Дамир Мөхетдинов. Бу хакта “Интерфакска” уку йорты хәбәр иткән.
“ХХ ахыры - XXI гасыр башында Исламда яңарыш хәрәкәте: идеяләр һәм перспективалар” диссертациясе авторы - Мәскәү ислам институтның ректоры, Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, имам-мөхтәсиб Дамир Мөхетдинов.
“Яңа кагыйдәләр буенча, бу дөньяви дәрәҗәне университетның диссертация советы бирә”, - дип хәбәр иткән агентлыкның әңгәмәдәше.
Яклау датасы һәм оппонентлар соңрак билгеле булачак. Хезмәтнең фәнни киңәшчесе – Россия Фәннәр академиясе академигы Виталий Наумкин.