World News in Tatar

Чүпрәле районында ике авыл арасында юл өзелде

(Чүпрәле, 13 март, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районының Иске Задур белән Яңа Задур авыллары арасында юл өзелгән. Алар бу турыда район редакциясенә хәбәр иткән.

Район башлыгы Марат Гафаров әлеге проблеманы Алешкин-Саплык авылы башлыгы Петр Артемьевка контрольдә тотарга кушты. Якын арада ике авыл арасындагы әлеге региональ әһәмияттәге юлны норматив хәлгә китерү өчен чаралар күреләчәген белдерде.

Читайте на сайте