World News in Tatar

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда урнашкан Лубян урман-техник көллиятенә керү өчен документлар кабул итү башланды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты —  3 ел 10 ай, 11 сыйныф базасында — 2 ел 10 ай тәшкил итә. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган. Лубян урман-техник көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен бөтен шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер класслары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары үткәрелә.

Читайте на сайте