World News in Tatar

Татарстанга бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Республикасына бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде. Алар очып килгәч тә санитар-эпидемиологик контроль узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Бер тәүлектә Россия субъектларыннан 23 рейс килде. Барлыгы 1 992 кеше тикшерелде. Санитар-карантин контроле барышында яңа коронавирус инфекция симптомнары, шулай ук температура сы булган затлар ачыкланмаган», — диде Любовь Авдонина. «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында рейсларны карантин контроле дәвам итә, алар илнең барлык почмакларыннан килә. Әлегә республикада эчке рейсларны гына каршы алалар, чөнки халыкара рейсларга рөхсәт бирелмәгән.

Читайте на сайте