World News in Tatar

Чаллыда күлдә баткан балыкчыны эзлиләр

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында күлне йөзеп чыгарга теләп, батып үлгән балыкчыны эзлиләр. Бу турыда һәлакәт урыннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-ат туганнарына кунакка кайткан. Ир-ат Зичәбаш һәм Дүртмунча авыллары арасындагы күлгә балык тотарга киткән. Сулыкның бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгарга уйлаган һәм баткан.

Һәлакәт урынында 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды водолазлары эшли. Ир-атны эзләү эшләре дәвам итә.

Читайте на сайте