Татарстан журналистлары өчен «Минем җирем - Россия 2020» бәйгесе игълан ителде
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем - Россия» бөтенроссия иҗат бәйгесе башланды. Анда Татарстан халкы да катнаша ала. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Мәгълүмати-агарту проектлары конкурсы Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Авыл территорияләрен үстерүне яктыртуга юнәлтелгән эшләр авторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре, яңа медиа вәкилләре: социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда блогерлар, пабликлар хуҗалары, шулай ук фоторәссамнар конкурста катнашырга чакырыла. Иң яхшы фотосурәтләр зур фотокүргәзмәдә катнашачак.
Конкурс эшен 2020 елның 11 сентябренә кадәр agrosmi2020@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында белергә мөмкин.
Сораулар буенча 8-800-775-00-84 номерына шалтыратырга (Россия буенча шалтырату бушлай) мөмкин.