Марат Хөснуллин Түбән Кабан күле буен дөнья дәрәҗәсендәге шедевр дип атады
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Түбән Кабан күле ярын «дөнья дәрәҗәсендәге шедевр» дип атады. Ул бу фикерен журналистларга Зур Казан боҗрасының беренче этабы — ТАССРның 100 еллыгы магистрален ачу тантанасында әйтте.
«Без Кабан күле тирәсендәге яр буен карадык. Ул — дөнья дәрәҗәсендәге шедевр. Монда прогрессив архитектура, төзелеш һәм техник карарлар кабул ителгән. Яшелләндерү һәм ландшафт бик матур эшләнгән. Бу — дөнья дәрәҗәсендәге казаныш, Татарстан башкаласының бизәге дип саныйм», — диде Хөснуллин