World News in Tatar

Татарстан прокуратурасы: Әни кеше улын планшетын подъездда яшергән өчен кыйнаган

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әни кеше улын планшетын подъездда яшергән өчен кыйнаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Казанның күпкатлы йорт подъездында кечкенә улын кыйнаган хатын-кыз шәхесе ачыкланган. Ул дүрт яшьлек бала белән Казанга үзенең танышына кунакка килгән. Әни кеше балага гаджетта озак уйнарга рөхсәт итмәгән. Шунлыктан малай планшетын ала һәм күрше подъездда яшерә. Моның өчен әнисе аны җәзаларга булган. «Хәзерге вакытта аңа карата кыйнау һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү маддәләре буенча административ эшләр кузгатылган. Тикшерү материаллары шулай ук хатын-кызның гамәлләрен җинаять-хокукый бәяләү өчен тикшерү органнарына тапшырылды», - дип өстәде Руслан Галиев.

Читайте на сайте