World News in Tatar

Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк иттеләр

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллан Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аша мөрәҗәгать белән чыкты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Милләт җыены делегатларының барысына да „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ басмалары бүләк итеп таратылды. Китаплар махсус тираж белән мөфтиятнең „Хозур“ нәшриятында бастырылды. Китаплар аша Камил хәзрәт милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дип мөрәҗәгать белән чыга», диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте