Төнлә Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне Татарстанда салкын һәм аязучан болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 13 декабрьдән 14енә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -13, -18, аязган вакытта -25 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез һава температурасы -9, -14 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, талгын. Декабрь башыннан бирле Казан югары антициклон йогынтысында, шәһәрдә аномаль салкын һава торышы күзәтелә.