Чечняда бер тәүлек эчендә ике тапкыр җир тетрәгән
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Чечняда бер тәүлек эчендә ике тапкыр җир тетрәгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. 4,1 магнитудалы икенче җир тетрәү 14.40 сәгатьтә теркәлгән. Җир тетрәү үзәге Урус-Мартан районында булган. Оператив кизү сменасы район диспетчерлык хезмәтләреннән алынган мәгълүматны җыеп эшкәрткән: җир тетрәүнең аяныч нәтиҗәләре турында мәгълүматлар килмәгән. Сейсмологлар 5,6 магнитудалы моннан алдагы җир тетрәүне 00.30 сәгатьтә теркәгән, аның да үзәге Урус-Мартан районына (25 чакрым тирәнлектә) туры килгән. Җир тетрәү берничә секунд дәвам иткән, аны Грозныйда яшәүчеләр дә яхшы сизгән: фатирларда люстра һәм җиһазлар, идәннәр селкенгән.