Казанда бер фатирда янын чыгу аркасында бөтен подъездны эвакуацияләгәннәр
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бер фатирда янын чыгу аркасында бөтен подъездны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 13.49 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Химиклар урамында урнашкан торак йортларның берсендә янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ялкын телләре дүртенче каттагы балконны ялмап алган. Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Әлеге йортта яшәүче 10 кеше, шул исәптән янгын чыккан фатирның хуҗасы урамга чыгып өлгергән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны берничә минут эчендә сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.