World News in Tatar

Айдар Хафиз иртәгә Камал театры алдыннан соңгы юлга озатылачак

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз соңгы юлга иртәгә Камал театры алдындагы мәйданнан озатылачак. Бу хакта Камал театры хәбәр итә.

Айдар Хафизның йөрәге бүген хастаханәдә тибүдән туктаган . Аңа 77 яшь иде.

Күренекле актерны соңгы юлга озату мәрасиме 13.00 сәгатьтә булачак.

Читайте на сайте