Түбән Камада «Йөрәктән - йөрәккә» иҗат фестивале булды
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Инвалидлар ункөнлегендә Түбән Камада «Йөрәктән — йөрәккә» иҗат фестивале узды. Быел куркынычсызлык максатларында аны дистанцион форматта үткәрделәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бәйрәмнең төп геройлары — шәһәрнең «көчле рухлы» кешеләре. Коррекция мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, Инвалидлар җәмгыяте һәм «Надежда» тернәкләндерү үзәге вәкилләре үзләренең дулкынландыргыч номерларын видеога яздырган. Павел Буханов күп еллар дәвамында фестивальдә генә түгел, ел саен үткәрелә торган Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәрендә, «Верую» фестивалендә һ.б. катнаша. Аның чыгышы беркемне дә битараф калдырмый. Андрей Шушляев — Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзасы. Ул фортепианода уйный. «Фортепианода уйнау нәтиҗәсендә Андрейның кул бармаклары йомшарды. Ул музыка белән шөгыльләнүен бик теләп дәвам итә», — ди әнисе. Максим Павлов актив тормыш рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты каршындагы «Вольные распевы» ансамбленең һәвәскәрләр коллективына кушылган. «Йөрәктән — йөрәккә» фестивалендә катнашу — аның әле беренче чыгышы, дистанцион форматта булса да, бу — Максим тормышында тагын бер яуланган үр. Муниципаль фестиваль лауреатларын бүләкләү «Рубаха» бинасында узды. Биредә шулай ук хәйриячеләрне, шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен һәм активистларын хөрмәтләделәр.