World News in Tatar

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтте

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Татарстан территориясендә томан төшү һәм бозлавык хасил булу көтелә. Бу турыда республикада яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтте.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе көтелә. Төнлә һәм көндез кайбер районнарда бозлавык хасил булырга мөмкин, диелгән синоптиклар хәбәрендә.

 

Читайте на сайте