World News in Tatar

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагын теркәгәннәр. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 1937, 1957, 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1976 елда туган ир-ат вирус корбаны булган.

Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

«Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 174 кеше үлгән.  

Читайте на сайте