Хатыйп Миңнегуловның «Озын гомерем хатирәләре» китабының икенче өлеше чыкты
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татар әдәбияты галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловның «Озын гомерем хатирәләре» китабының икенче кисәге чыкты. Яңа басмада галимнең 1967-2020 елларда университетта эшләү дәверендә тупланган сәфәр-сәяхәтнамәләре тупланган. 2018 елда бу басманың беренче кисәге чыккан булган. Ул «Гомеремнең беренче чиреге» дип аталган булган. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Яңа басма Казанда «Ихлас» нәшриятендә чыккан.