World News in Tatar

Казанда «Нәүрүз гүзәле-2021» бәйгесендә Казахстан кызы җиңде

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстаннан Карина Кабдуллина «Нәүрүз гүзәле — 2021» бәйгесендә җиңде. Җиңүче таҗын узган елгы икенче вице-мисс тапшырды. «Нәүрүз гүзәле -2021» бәйгесендә алты кыз катнашты. Беренче вице-мисс исеменә Үзбәкстаннан Юлия Ким, икенче вице-мисс исеменә Кыргызстаннан Диана Зулпуева лаек булды. Номинацияләр буенча җиңүчеләр: Иң нәзакәтле — Кабдуллина Карина (Казахстан);

Иң тыйнак — Камилла Равилова (Татарстан);

Иң артистик — Юлия Ким (Үзбәкстан);

Иң сокландыргыч — Сабрина Борзова (Таҗикстан);

Иң оригиналь — Диана Зулпуева (Кыргызстан);

Тамашачы мәхәббәте — Яна Әнвәрова (Башкортстан).

Читайте на сайте