World News in Tatar

«Ак Барс», плей-оффта көрәшне дәвам итәр өчен, киләсе уенда җиңәргә тиеш

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе финалының бишенче уенында «Ак Барс» хоккей командасы Омск шәһәренең «Авангард»ына 2:3 исәбе белән җиңелде. Матч Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узды.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, «Авангард»ныкында — өч.

Беренче период. Уналтынчы минутта «Авангард» сакчысы Семён Чистяков гол кертте (0:1).

Икенче период голларсыз үтте. Өченче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков исәпне тигезләштерде (1:1). Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков «Авангард» капкасына икенче алкасын кертеп дубль ясады (2:1). Период ахырына кадәр илле сигез секунд калганда исәп тигезләште. Алканы Воронков гол керткән вакытта штрафчылар эскәмиясендә утырган Омск командасы капитаны Илья Ковальчук кертте (2:2). Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, командаларга өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның икенче минутында Рид Буше «Ак Барс» капкасына гол кертте, «Авангард» җиңде (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);

Доус — Да Коста — Тихонов, Мёрфи — Яруллин;

Воронков — Галимов — Зарипов, Педан — Хенкель;

Галиев — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;

Лукоянов — Бурмистров — Глухов, (Сафонов), Лямкин.

«Авангард»

Грубец (Бобков);

Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;

Ковальчук — Зернов — Толчинский, Готовец — Береглазов; Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Чистяков — Каски;

Каблуков — Потапов — Дедунов (Стась), Соловьёв.

 «Ак Барс» һәм «Авангард» киләсе уенны Балашихада үткәрәчәк. Матч 13 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.  

Читайте на сайте