World News in Tatar

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Самараның Камышлы районында Сабантуй булмый

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы район үзәгендә һәм Дәүләткол авылында эпидемиологик хәл аркасында милли бәйрәм – Сабан туе үткәрелмәячәк. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм 5 һәм 13 июнь көннәрендә үткәрелергә тиеш булган. Быел Дәүләтколда Сабан туе авылның 100 еллыгына багышланырга ниятләнгән, әмма ул үткәрелми, диелә хәбәрдә.

Самара өлкәсендә Сабантуй көннәре билгеле, дип хәбәр иткән идек.

Читайте на сайте