Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Бүген кич, шулай ук 14 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә, кайбер урыннарда боз явачак.