World News in Tatar

Грузиядә Михаил Саакашвили тоткарланган

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Грузиядә илнең экс-президенты Михаил Саакашвили тоткарланган. «Грузиянең өченче Президенты Михаил Саакашвили тоткарланды, ул пенитенциар оешмага җибәрелде», — дип хәбәр иткән илнең Премьер-министры Ираклий Гарибашвили. РИА Новости хәбәр иткәнчә, Премьер-министр кулга алынуның кайда узуын әйтмәгән, әмма әлеге процедураның «югары дәрәҗәдә үтүен» белдергән. «Безнең хокук саклау органнарында аның Украинадан Грузиягә кадәр хәрәкәт итүе турында якынча мәгълүмат бар иде», — дип сөйләде Гарибашвили. Алдарак «Татар-информ» язганча, Саакашвили сигез алдан соң ватанына кайтырга җыенуы турында сөйләгән иде.

Читайте на сайте