Шәмәрдәндә югалган егетнең мәетен урманда тапканнар
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Шәмәрдән бистәсе янындагы урманда 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Ул 20 октябрьдә өйдән чыгып китеп югалган иде. Хәзерге вакытта үлемнең сәбәбе ачыклана. Егетне әтисе эзләгән булган. Ул малаеның Сабада өйдән чыгып китүе һәм югалуы хакында хәбәр иткән иде. Шәмәрдәндә өеннән чыгып китеп югалган егетне полицейскийлар эзли , дип язган идек.