World News in Tatar

КФУ профессоры: Ноябрьдә Казанда һава температурасы нормадан югары була

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ноябрьдә Татарстан башкаласында уртача һава температурасы нормадан бераз югары булачак. «Казанда уртача айлык температура норма буенча гадәттә -4,5 градус була. Әмма киләсе айда ул нормадан бераз югары, ә явым-төшем нормадан түбән, дип фаразлана. Шәһәрдә норма буенча явым-төшем 44-50 мм булырга тиеш. Гадәттә мондый озак вакытка фаразлар 60-70 процентка аклана», — диде профессор, Казан университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Казан университеты профессоры сүзләренчә, ноябрь — ул кыш алды. Климат нормалары буенча 30 октябрь — 1 ноябрь чикләрендә Казанда һава температурасы 0 градустан төшәргә һәм беренче кар ятарга мөмкин. Якынча 19-21 ноябрьдә һава температурасы -5 градустан төшә һәм кар катламы ята. Антициклон сәбәпле, бу көздә шәһәрдә һава температурасы 0 градустан соңарып төшәчәк.

Читайте на сайте