Абушахманов Театр эшлеклеләре берлегенең милли театрлар кабинеты сәркатибе булды
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов Россия Театр эшлеклеләре берлегенең милли театрлары кабинеты сәркатибе итеп сайланды.
Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 23 октябрьдә узган VIII съезды нәтиҗәләре буенча шул хакта билгеле булды, дип яза «Башинформ» .
«Айрат Әхтәм улының тәҗрибәсе һәм профессионаллыгы РФ Театр эшлеклеләре берлегенең бөтен Россиядә милли театрларының киләчәге өчен җавап бирә торган мөһим структураларының берсен җитәкләргә мөмкинлек бирде. Бу безнең театр өчен зур дәрәҗә һәм шатлык», — дип шәрехләделәр театрда.