World News in Tatar

Тәүлек эчендә тагын 36,9 мең россияле яңа коронавирус инфекциясен йоктырган

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 вирусы тагын 36 970 кешедә табылган. Кичә авыручылар саны күбрәк булган - 37 120 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә RT.

Пандемия башланганнан бирле илдә коронавирус аркасында 9,3 миллион кеше авырган, 8 миллион кеше савыккан.

Соңгы тәүлектә йогышлы чир 1252 кешенең гомерен өзгән, бу вирустан илебездә барлыгы 264 мең кеше үлгән.

Читайте на сайте