Аристотель Университеты профессоры: Covid-19 пандемиясе 20 февральдә бетәргә мөмкин
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммын йоктыручылар саны 20 февральгә кимиячәк, өстәвенә әлеге вариант ковидның соңгы мутациясе булырга мөмкин. Грециянең Салоники шәһәрендә урнашкан Аристотель Университеты профессоры Демосфен Сарияннис Newsbeast порталына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Галим пандемиянең чираттагы дулкыны үсеш алуның математик моделенә таяна. Инде биш көн буе Грециядә коронавирус йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә, шул ук вакытта нәкъ менә «омикрон» варианты өстенлек итә. Галим фикеренчә, әлеге тенденция 20-22 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, кайбер көннәрдә инфекция йоктыруның 80 мең, хәтта 100 мең очрагы теркәләчәк. «Шул рәвешле, 20 февральдә, „омикрон“ дулкынының иң югары ноктасыннан соң бер ай үткәч инфекция йоктыручылар атнасына уртача 3500-4000 очрак тәшкил итәчәк. Ул чагында инде „омикрон“ юкка чыгачак һәм җәмгыятьнең зур өлеше иммунитетка ия булачак», — диде Сарияннис. Шул ук вакытта белгеч кисәткәнчә, «омикрон коронавирусның соңгы варианты» булса да, бу «барлык кешегә дә чирне җиңелчә кичерү» һәм пандемияне тәмамлау кирәклеге турындагы фикерләргә этәрмәскә тиеш, диелә хәбәрдә.