Тубыл шәһәрендә «Кышкы сабантуй» оештыралар
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 26 февральдә Тубыл шәһәренең Базар мәйданында «Кышкы сабантуй» универсаль ярминкәсе узачак. Чарада Тубыл, Төмән, Түбән Тавдинск, Аромашевск, Ялуторовск һәм Голышмановск районнарының товар җитештерүчеләре катнашачак, дип хәбәр итә Тубыл шәһәренең администрациясенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайты. Килүчеләрне яңа пешкән камыр ашлары, кайнар эчемлекләр, сувенирлар һәм Тубыл кафесыннан мангалда әзерләнгән ризыклар көтә. Кунаклар өчен Себер-татар мәдәнияте үзәге артистлары һәм коллективлары чыгыш ясаячак. Иң кечкенәләр өчен кышкы интерактив программалар һәм уеннар планлаштырылган.