Татарстан Яшьләр министрлыгы яшьләрнең социаль хәлен мониторинглауны оештырды
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика яшьләренең социаль хәлен мониторинглауны башлап җибәрде. «Мониторинг даими алып барылачак. Кәеф буенча „беренче нәтиҗә“ бер атнадан билгеле булачак», — диде ведомство җитәкчесе Тимур Сөләйманов. «Бу безгә яшьләрнең хәлен төгәлрәк аңларга һәм конкрет ярдәм чаралары күрергә ярдәм итәчәк», — дип аңлатты Сөләйманов. Моннан тыш, ул министрлыкның социаль челтәрләрендә «Актуаль мәсьәләләр» сәхифәсе эшләвен искәртте. Аның кысаларында ведомство белгечләре экспертлар белән бергә төрле проблемаларга багышланган еш бирелә торган сорауларга җавап бирә.