Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән.
«Пандемия башланганнан алып 1 786 кеше ковид корбаны булган», дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Шулай итеп, соңгы тәүлектә Covid-19 инфекциясеннән 1941, 1943, 1956 елларда туган өч ир-ат һәм 1937, 1938 елларда туган ике хатын-кыз үлгән.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүен дәвам итә. Соңгы мәгълүматлар буенча узган тәүлектә 600 кеше ковид йоктырган.