PayPal Россиядә яшәүчеләрнең электрон кошелекларын 18 мартта блокировкаларга җыена
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Украинадагы вакыйгалар аркасында PayPal электрон түләү системасы 18 мартта Россиядә яшәүчеләрнең электрон кошелекларын блокировкаларга җыена.
«Күптән түгел булган вакыйгаларга бәйле рәвештә, без Россиядә түләүләр җибәрү һәм алу хезмәтләрен туктатып тору турында карар кабул иттек. Хәзерге вакытта без акча чыгару функциясен саклыйбыз», диелгән компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә.
PayPal «мөмкин булган хезмәт күрсәтү өзеклекләрен минимумга калдыру» өчен, Россиядә яшәүчеләрдән хисапта калган акчаларны алып калуларын сорый.