Узган тәүлектә Россиядә ковидтан хастаханәдә дәваланучылар 52,9 процентка кимегән
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә 44 989 кеше коронавирус йоктырган, 3,2 меңгә якын кеше хастаханәгә салынган.
«Бер тәүлектә хастаханәгә 3 191 кеше китерелгән һәм алдагы тәүлек белән чагыштырганда бу сан 52,9 процентка кимегән», диелә Инфекциягә каршы оператив штаб хәбәрендә.
Күрсәткеч илнең 78 төбәгендә кимегән, өчесендә үзгәрешсез калган, ә дүртесендә арткан. 596 кеше короновирус корбаны булган, 128 меңнән артык кеше терелгән.
Пандемия башланганнан алып, Россиядә барлыгы 17,3 миллионнан артык кеше ковид йоктырган.