Бер атнада 8-17 яшьлек балаларга түләүләргә 2 миллионнан артык гаилә гариза биргән
8-17 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләргә тиешле яңа түләүләргә 3 миллион балага 2,2 миллион гариза бирелгән.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искәртүләренчә, гаризаларны 10 эш көнендә карыйлар. Әгәр әлеге срок объектив сәбәпләр аркасында сузылса, хәбәр ителәчәк. Бу турыда «Российская газета» яза.
8-17 яшьлек бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә пособие мохтаҗлыкка комплекслы бәя бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Ягъни гаиләдәге җан башына туры килә торган керем генә түгел, ә гаиләнең милке дә исәпкә алыначак. Керем турында белешмә тапшырырга кирәк түгел, барлык мәгълүмат гражданнар катнашыннан башка дәүләт мәгълүмат ситстемасыннан алына.
Пособие күләме төбәктә балага тиешле яшәү минимумының 50, 70 һәм 100 процентын тәшкил итә, төгәл сумма гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсеннән тора.
Пособие 1 апрельдән исәпләнә. Майда гаиләләргә ике ай (апрель, май) өчен акча күчәчәк.