Май бәйрәмнәрендә Казанның күп функцияле үзәкләре чикләнгән санда хезмәт күрсәтәчәк
Казанда «Минем документлар» («Мои документы») офисларының эш вакыты бәйрәм көннәрендә чикләнәчәк. 7, 8, 9 һәм 10 майда шәһәр халкы күп функцияле үзәкләргә 10:00-14:00 сәгатьләргә кадәр мөрәҗәгать итә алачак.
Күп функцияле үзәкләр Җиңү проспекты, 214, Кулагин урамы, 1 һәм Коләхмәтов урамы, 25 адреслары буенча эшләячәк. Бу турыда «Минем документлар» порталында хәбәр ителә.
Май бәйрәмнәрендә халыкка 260 хезмәтнең берничәсе генә күрсәтеләчәк. Шулай итеп, казанлылар СНИЛС алуга заказ бирә, ЕСИАның хисап язмасын раслый, «Үлемсез полк» йөрешендә катнашу өчен фотосурәт ясата, «Җиңү йөзе» бөтенхалык тарихи депозитарийга ветераннар турында мәгълүматларны тапшыра алачак.