World News in Tatar

Түбән Кама мэриясе сугыш ветераны вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Түбән Кама районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына берничә көн кала, сугыш ветераны Хәсән Сәлимов вафат булды. Сугышта катнашучыны соңгы юлга бүген озаттылар. Аңа 96 яшь иде.

Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин, Түбән Кама районы Советы, Түбән Кама шәһәре советы, район һәм шәһәр башкарма комитетлары район Советы депутаты, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимовның әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Әхмәтҗан улының вафатына бәйле кайгы уртаклашты. Бу турыда район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

«Сезнең белән кайгырабыз, югалту ачысын уртаклашабыз», диелгән кайгынамәдә.

Хәсән Сәлимов Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Сугышка кадәр «Ленин исемендәге колхоз»да төрле эшләрдә хезмәт куйган. 1943 елда хәрби хезмәткә алына. Маньчжуриядә станоклы пулеметчы булып сугыша. Өченче мотоукчы полк составында япон интервентларына каршы сугышларда катнашкан. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Хәсән Сәлимов 1950 елда сержант булып демобилизацияләнгән. Ул туган авылына кайткач, 20 елдан артык төрле эшләрдә, аннан соң «Ленин исемендәге колхоз»да бригадир, нефть базасы мөдире булып эшли. 

Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 40 кеше, 521 тыл хезмәтчәне һәм 86 сугышта катнашучыларның тол хатыннары калган.

Читайте на сайте