Казанда «Үлемсез полк» маршруты Карл Маркс урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр узачак
9 майда Казанда «Үлемсез полк» йөреше традицион форматта уза. Катнашучылар 13:00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында җыела. Акция 15:00 сәгатьтә башлана.
«Колонна Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап, «Черек күл» паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап уза. Акция Меңьеллык мәйданында тәмамлана, анда концерт була», - дип хәбәр итә оештыручылар.
Соңга калучылар өчен Казан федераль университеты янында Нужин һәм Астрономия урамнарында керү пунктлары резерв нокта булып торачак.
«10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр йөреш маршруты буенча транспорт хәрәкәте чикләнә. Үз маршрутыгызны алдан планлаштыруны сорыйбыз», - дип ачыклык кертә оештыручылар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Җиңү көненә әзерлек һәм бәйрәм итү чорында Казанда транспорт хәрәкәте башка участокларда да чикләнәчәк.