Кайбыч районында яшәүче ир-ат аерылып киткән хатынына пычак белән һөҗүм иткән
Узган елның 20 декабрендә Татарстанда яшәүче ир-ат аерылып киткән хатынын пычак белән берничә тапкыр яралаган.
Тикшерүчеләр версияне буенча, Кайбыч районында яшәүче исерек хәлдәге 40 яшьлек ир элеккеге хатынын очрата. Ир хатынның йортына кадәр ияреп кайта. Юлда ул элеккеге хатыныннан мөнәсәбәтләр яңартуны таләп итә башлый, әмма хатын баш тарта.
Аннары ир пычак ала һәм хатынга ташлана, берничә тапкыр яралый. Хатын аңын югалткач, ир аны үлгән дип уйлый һәм урыннан кача. Яраланган хатынны хастаханәгә илтәләр, анда аңа медицина ярдәме күрсәтелә.
Ир-атны тоткарлыйлар, ул үз гаебен өлешчә таныган. Үтерергә маташкан өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хәзер гаепләнүче ир-ат сак астында, җинаять эше судка җибәрелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.