Дума җиде яшькә кадәрге балаларны электричкада бушлай йөртү турында закон кабул итте
Дәүләт Думасы 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны электричкаларда түләүсез йөртү турындагы инициативаны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт Думасының Транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев элек җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда «барлык юнәлешләр» буенча бушлай йөрү турындагы инициативаның гамәлдә булуын киңәйтергә һәм закон проектын икенче һәм өченче укылышларда 10 июньгә кадәр кабул итәргә тәкъдим иткән иде.
Элегрәк Дәүләт Думасы биш яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда түләүсез йөртү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Инициатива Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан кертелде.
Закон проекты авторлары хәбәр иткәнчә, гамәлдәге законнар буенча, биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар категориясе социаль яктан аеруча якланмаган санала. Алар шәһәр яны поездларында йөрү өчен, биш яшькә кадәрге һәм җиде яшьтән соң булган балалардан аермалы буларак, тулы күләмдә түләргә тиеш.
Проектка аңлатма язуы нигезендә, хәзерге вакытта электричкаларда биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларның юл йөрүе өчен түләүнең өлешчә бәясе региональ норматив актлар нормалары белән генә карала. Анда РФнең 48 субъекты территориясендә әлеге категория өчен гамәлдәге тарифның 50дән 75 процентка кадәр ташлама каралуы аныклана, калган төбәкләрдә әлеге ташламалар бирелми.