Миңнеханов Татарстан командасын «Россия студентлар язы» бәйгесендә җиңүләре белән котлады
Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында уздырыла торган «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестивалендә гомумкоманда зачетында беренче урын яулады. Татарстанлыларны җиңүләре белән Telegram-каналында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
"Безнең көллият һәм училище студентлары илдә иң яхшылары дип танылды һәм Бөтенроссия студентлар язында беренче урын яулады. Афәрин, яшьләр! Эшче һөнәрләр – безнең киләчәгебез», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Бөтенроссия фестивале Чиләбедә 3 июньнән башлап уздырылды. Конкурс өлеше өч көн, 5-7 июнь, дәвам итте. Фестиваль лауреатлары бүген игълан ителде, аларның тулы исемлеге чараның сайтында урнаштырылган.