World News in Tatar

Быел Татарстанда яшәүчеләрне талпаннар бер ярым тапкыр күбрәк тешләгән

Татарстанда быел талпаннар күбрәк кешене тешләгән, теркәлгән очраклар саны узган еллардагы уртача күрсәткечтән бер ярым тапкырга артып китә. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«2022 елда эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпан кадалу белән 3275 кеше мөрәҗәгать иткән, бу 2021 елга караганда 1,8 тапкыр артыграк һәм уртача еллык күрсәткечтән 1,5 тапкыр артык», – диделәр Роспотребнадзорда.

Узган ел бу вакыт эчендә 1858 тапкыр талпан тешләү теркәлгән.

Халыкның күпчелегенә, 40,8 процентына, талпан урманда кадалган. Бакчаларда һәм бакча кишәрлекләрендә 28,8 проценты, болын зоналарында – 11,3, ә 13,7 проценты талпаннар белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларында «очрашкан».

Читайте на сайте